Габдулла Тукай

Габдулла Тукай

понедельник, 12 октября 2015 г.

Г.Тукай һәм балалар әдәбияты

Г.Тукай һәм балалар әдәбияты.
                                     АВТОР:  Ахметова Алия Марселовна
       Кемнең генә балачактан аерыласы килә икән? Кайсы шагыйрь яки язучы үзенең балачагына әйләнеп кайтмый икән? Андый кеше юктыр мөгаен.Һәрбер кеше картмы ул-яшьме – күңеле  белән беркайчанда балалык хисләреннән аерылмый,ул шул хис белән яши,иҗат итә.Балалар өчен иҗат итү гаятъ катлаулыдыр, дип уйлыйм мин.Беренчедән моның өчен шагыйрьгә бала җанын аңлау,аның хыялларын күзаллау белән бергә ,бала күңеленең иң яшерен почмакларына үтеп керә ала белергә, икенчедән, шул сабыйларның һәрберсен үз балаң кебек ярату кирәк.Шундый бөек шагыйрьләребезнең берсе-Г.Тукай,-дияр идем мин.”Тукай!” Бу исем безнең күңелләргә балачактан ук кереп урнашкан.Чөнки без аның шигырьләрен кече  яштән үк өйрәнеп, җырлап  үсәбез.Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләре сабыйның игътибарын җәлеп итә,уйландыра,сокландыра.Үзенең эчке дөньясы да сабыйларча самими,саф,садә, булган кеше генә балалар өчен шундый матур шигырьләр яза ала.Г.Тукай зиһене белән зурлар өчен язучы шагыйрь кебек эш итсә дә,күңеле белән,үзенең хисләре,фикер йөртүләре белән “сабый булып калырга тиеш”.Шул вакытта гына балалар сине аңлыйлар,яраталар.

Габдулла Тукайнын кыскача биографиясе

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.